Тәмле булсын!
1 кг шикәр комына бер кружка су салып, кайнатырга утыртасың. Күбеген җыя-җыя, 15 минутлап кайнатасың. Шул вакыт узгач, өстенә ит тарткычтан чыгарылган бер зур лимон саласың (вак итеп турап салырга да була, минем үземә ит тарткычтан чыгырылганы ошый). Кайнап чыккач, тагын бер 5 минут күбеген җыя-җыя кайнатасың. Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Бик җайлы гына рецепт.
Венера Мәҗитова
Шәһри Казан
Нет комментариев