Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле торт, дусларым!

Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз

Алабыз 5 йомырка, аерабыз агын сарысыннан. Хәзер шушы 5 йомырка агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан песок салып йомырка агын күпереп бетерәбез. Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, кушабыз шуңа ярты стаканнан әзрәк песок, күпертәбез. Хәзер инде ике массаны бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, кушабыз 3,4 аш калагы майонез.

Салабыз бер стакан ярым тирәсе иләнгән он, 1 чәй калагы разрыхлитель, ванилин. Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз.

Формага пергамент кәгазе җәям, камырны салам. Минеке 24 ле таба иде. Духовкада 200 ледә пешердем. Суынгач икегә бүлдем, крем яктым. Кремны ярты литр 20 процентлы шәһәр сметанасына чама белән песок салып болгаттым да, урта өлешкә, өске өлеш камырга яктым.

Мәрьям Миңнегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев