Чәйгә тәмле пирог
Әбәд чәенә тәмле пирог
Камыр өчен:
300 грамм он
150 грамм маргарин
100 грамм шикәр комы
1 йомырка
0,5 чәй калагы сода + уксус
0,5 чәй калагы ванилин
1 аш кашыгы сметан
Чеметем генә тоз
Эчлек өчен:
- 1 апельсин
- 1 алма
- 100 грамм песок
Эш барышы:
300 грамм онга маргаринны теркадан кырабыз, ванилин, шикәр комын, тоз кушып уалып тора торган камыр ясыйбыз.
Шул камырга сода + уксус, сметан, йомырка кушып камырны җыябыз һәм 15 минутка суыткычка ял итәргә куябыз. Ул арада пирогка эчлек әзерлибез.
1 апельсин һәм 1 алманы мясорубкадан чыгарабыз. Әзер массага 100 грамм песок кушабыз.
Камырны холодильниктан алып 3 өлешкә бүләбез һәм 2 катлы пирог ясыйбыз. 180С кызулыктагы духовкада 30-40 минут пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын.
Тәнзилә Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев