Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

ЧИЗКЕЙК

Чизкейкны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Өстенә төрле җиләк-җимеш тезәргә була.

185 г печенье (минеке “Юбилейное”), 70 г атланмай, 420 г эремчек сыры,  200 мл 33 % майлылыктагы сөт өсте, 110 г шикәр пудрасы, 16 г желатин, 85 мл кайнап суынган су.

Желатинга су салып, җебетергә куярга.
Печеньены блендерда яки уклау белән тәгәрәтеп, он шикелле булганчы вакларга һәм атланмайны эретеп, бергә кушып болгатырга. Әлеге массаны формага салып, тыгызларга (мин стакан белән тыгызлыйм) һәм 30 минутка суыткычка куярга.
Эремчек сырына шикәр пудрасын һәм сөт өстен кушып, миксер белән болгатырга. Ул каймак куелыгында булырга тиеш. Бүрткән желатинны микродулкынлы мичтә 30 секунд җылытып алырга һәм алдан ясалган массага кушып болгатырга.
Суыткычтан печеньелы форманы алып, әзер массаны агызырга, өстен тигезләп, янәдән 1 сәгатькә суыткычка тыгарга.
Форманың эчке ягына пакет куеп калдырсагыз, формадан алганда җайлы булачак.
Чизкейкны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Өстенә төрле җиләк-җимеш тезәргә була. Шулай ук формадан алганчы эреткән шоколад агызырга яки төрле җиләк суына яисә өйдә кайнатылган компотка желатин кушып ясалган желены өстенә агызып катырырга була.

 

Кадрия ИШМУРЗИНА, Кукмара.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев