Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Чөгендердән бик тәмле икра

Бу рецепт буенча ярты литрлык 8 банка чыга.

Икра әзерләү өчен:

2 кг чөгендер,
2 кг помидор,
ярты кг татлы борыч,
1-2 баш сарымсак,
1 әче борыч (аны салмасаң да була),
ярты стакан үсемлек мае,
укроп,
петрушка,
тәмләткечләр,
тәменчә тоз,
борыч кирәк булачак.

Бу икрага аш серкәсе салынмый.

Яшелчәләрне кухня комбайны яки иттарткыч аша чыгарабыз. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салып, кайнатып чыгарабыз. Аннан калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатабыз. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып тагын 20 минут кайнатабыз.

Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлык 8 банка чыга.

Чыганак: Буа кызлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә