180 гр мичтә 40 минут тоткач, мичне 170-160 куеп яңадан 30-35 минут тотабыз
Кирәк була:
800-850 гр су
11 гр коры чүпрә
Тоз, песок, сыек май — һәрберсе берәр аш кашыгы
Арыш оны 150-200 гр, цельнозерновой 200 гр, Калганына высший сорт оны кушып камыр бастым.
Эш тәртибе:
Башта 1 бокал җылы суга аш к песок, чупрә салып кабартабыз,
чупрә күпергәч — калган ингридиенты кушып, кабартырга куябыз, күпереп менгәч, онга төщереп, әвәләп табага җәябез, тагын күпертәбез.
Рецепт буенча, 180 гр мичтә 40 минут тоткач, мичне 170-160 куеп яңадан 30-35 минут тотабыз дип язылган. Духовканың кызуын чамалагыз. Бәлки сезнең мичтә тизрәк тә пешәр. Пешеру сәгате сездән.
Сезне яратып, Лилия
Нет комментариев