Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Эремчекле запеканка

Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төйдем, төерләре калмаса тәмлерәк

Мин гомумән эремчекле бөтен ризыкны да яратам бугай!!! Чама белән генә салып пешерәм мин запеканканы, бу юлы аеруча тәмле чыкты, язып калдырыйм әле рецептын, үземә дә онытмаска әйбәт булыр.Кирәк: 1 килограмм эремчек, 3 йомырка, 6 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы каймак (сметана 20%), 1кап (10г.) ваниль шикәре, 2 тулы уч манный ярмасы, 1чәй кашыгы җитен орлыгы (семена льна). Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төйдем, төерләре калмаса тәмлерәк, йомшаграк, блендердан чыгарсагыз да була. Аннары калган ингридиентларны салып, яхшылап болгаттым да, майланган табага салып (бу рецепттан зуууур бер таба чыга, табагыз кечерәк булса, запеканка биегрәк булачак) 180 градуслы мичтә 30 минут пешердем. Табага панировка өчен сухари да сипкәнмен икән әле. Семена льна салмасагыз да була, ләкин ул бииик файдалы, шуңа мин аны гел салам. Ә сода салу онытылган бу юлы, ярый әле онытылган, содасыз тагын да тәмлерәк, - дип рецепты белән бүлешә Рафилә Шәмсетдинова.

Чыганак: https://vk.com/public212339245?w=wall-212339245_44

Фото Рафилә Шәмсетдинованыкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә запеканка