«Эремчекле запеканка» рецепты
Әзер булгач запеканка өстенә варенье яки сгущёнка агызырга була
Кирәк була: 1кило эремчек, 3 йомырка, 6 аш каш. шикәр комы, 0,5 чәй каш. тоз, 2 аш каш. каймак (сметана 20%), 1кап (10г.) ваниль шикәре, 2 тулы уч манный ярмасы, 1чәй каш. җитен орлыгы (семена льна).
Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төйдем, төерләре калмаса тәмлерәк, йомшаграк, блендердан чыгарсагыз да була. Аннары калган ингридиентларны салып яхшылап болгаттым да, майланган табага салып (бу рецепттан зуууур бер таба чыга, табагыз кечерәк булса, запеканка биегрәк булачак) 180 градуслы мичтә 30 минут пешердем.
Табага панировка өчен сухари да сибергә була. Семена льна салмасагыз да була, теләккә карап. Соданы салу да мәҗбүри түгел.
Әзер булгач запеканка өстенә варенье яки сгущёнка агызырга була.
Чыганак: Рәфилә Шәмсетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев