Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Газета укучыларыбыздан тәмле күчтәнәчләр

Сезнең игътибарыгызга укучыларыбыздан килеп ирешкән рецептларны тәкъдим итәбез.

Фәридә Шакирова – Балтач:
Алмадан эчлек

Алма быел бөтен кешедә дә күп булмады. Шулай да сезгә алмадан пирог эчлегенә дә, болай ашарга да тәмле булган кайнатма рецепты тәкъдим итәм. Алманы орлыгыннан чистартып, 1,5 сантиметр калынлыгында телемләп турыйсың. 1 килограмм алмага 400 грамм исәбеннән шикәр комы саласың да, 5-6 сәгать болгаткалап торасың. Газ плитәсенә утыртып, кайнап чыккач, акрын утта 4-5 минут тотасың һәм стерильле банкаларга тутырасың.

Гөлсинә Сафиуллина – Яңгул авылы:
Кабактан салат

Быел кабак уңышы мул. Кыш өчен менә дигән бик тәмле салат ясап куярга була. Кабакның кабыгын чистартып, орлыкларыннан арындырып, кишерне юып-чистартып,  икесен дә эре кыргычтан кырабыз. Суганны үзең теләгәнчә (озынча яки шакмаклап) турыйбыз. Барысын бергә табакка салып, тоз, шикәр комы, сыек май, уксус өстибез. Ике баш вак итеп туралган сарымсак салып, болгатабыз. Өстенә тастымал каплап, ике сәгатькә читкә алып торабыз. Банкаларга тутырып, суга утыртып, 50 минут стерильләштерәбез.

Безгә кирәк:
3 килограмм кабак;
0,5 кг кишер;
0,5 кг суган;
200 гр шикәр комы;
250 гр сыек май;
3 аш кашыгы тоз;
200 гр уксус (9%). Уксусны кимрәк тә салып була.

Фәйрүзә Габдуллина – Яңа Салавыч:
Томатлы кыяр

Бу салат бик тиз, җайлы ясала. Өстәвенә эре булып үскән кыярлардан да ясарга була. 5 килограмм кыярны дүрттән бер боҗра формасында турыйбыз. 0,5 литр томат пастасы, 100 гр уксус, 200 гр шикәр комы, ике аш кашыгы тоз, 200 гр сыек май салып, плитәгә куябыз. Кайнап чыккач, акрын утта 10 минут тирәсе тотабыз. Стерильле банкаларга кайнар килеш тутырабыз.

Ясминә Шәмсетдинова – Балтач:
Маринадланган патиссон
Ике килограмм патиссонны, 10 төш сарымсак, ике данә болгар борычын турыйбыз, өч данә кишерне кыргычтан кырабыз. 9 процентлы ярты стакан уксус, ярты стакан сыек май, икешәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, бер чәй кашыгы төелгән кара борыч, турап укроп, петрушканы барысын бергә салып болгатабыз һәм ике сәгать тотабыз. Банкаларга тутырып, 20 минутка сулы ваннада стерильлибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә