Гөлгенә Сабитовадан тәмле итле бәрәңге рецепты
Пешеп чыккач, өстенә сыр уып, яшеллекләр сибәсе
Бәрәңге әрчеп, түгәрәкләп турадым. Тоз, борыч белән болгатып, майланган казанга бер өлешен салдым . Өстенә, суган белән чыгартылып, тоз, борыч белән болгатылган фарш. Өстенә калган бәрәңгеләрне тезеп, помидор, борыч турап җибәрдем, майонез сибеп җибәреп, өстенә фольга каплап духовкада пешердем. Пешеп чыккач, өстенә сыр уып, яшеллекләр сибеп җибәрдем.
1) бәрәңге
2) суган белән чыгартылган фарш
3) тоз, борыч, тәмләткечләр
4) сыр, майонез
5) сыек май.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев