Язгы кычытканнан файдалы аш.
Суган, кишер, хәләл казылыкны кыздырдым. Шуны бәрәңге пешеп утырган шулпага салдым. Бәрәңгесе пешеп чыккач, тураган кычыткан, берничә яфрак кузгалак та салдым. Шундук 2 йомырканы 2 кашык сөт белән болгатып, әкренләп кенә шулпага койдым. Кайнап чыгышка, 2 генә минут тоттым да, сүндердем. Тозын тәменә карап салдым. Өстенә сметан, яшел суган салып, табынга бирәсең. Тәмле булсын!
Лидия Габделхакова,
Субаш авылы.
Нет комментариев