Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Җир җиләгеннән тәмле пирог рецепты

Ашларыгыз-чәйләрегез тәмле булсын!

Ел да җәйләрен кура җиләге, караҗиләк (черника), чия белән пешерәм, җир җиләге белән моңарчы пешергән булмады кебек. Бик тәмле була, сез дә пешереп карагыз.

Эчлеге агып чыкмасын өчен бераз коры кесәл салдым, писүкне үлчәп тормадым, уч белән генә сиптем.

Камырны мин гел бер рецепт белән ясыйм: гөбәдиягә дә, башка пирогларга да.
— бер бокал жылы сөт,
— 100 гр атланмай, яхшы сыйфатлы маргарин да ярый (эретеп салам),
— ике йомырка,
— ике аш кашыгы писүк,
— бел балкашык тигезләп кенә тоз,
— 15-20 гр юеш чүпрә.

Барлык ингредиентларны бергә мискингә салып болгатам, 450-500 гр онны куша-куша йомшак кына итеп камыр басам. Иң ахырдан ике-өч аш кашыгы сыек май салып басып бетерәм.
Ашларыгыз-чәйләрегез тәмле булсын!

Зухра Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев