Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Итле шулпа өстенә җыелган өрене алып ташларга кирәкме?

Итле шулпаның өстенә җыелган кара күбекне җыеп ташлау хәерле.

Итле шулпа пешергәндә, өскә җыелган өрене алып ташлау кирәкме? Бу сорауга җавап «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Иттә аксым бар, ул югары температурада оеша. Аш пешергәндә, аксымның бер өлеше суга бүленеп чыга һәм күбеккә әверелеп өскә күтәрелә. Шул өре дип атала.

Күбек кара төстә булса, иттә кан күп дигән сүз яки аны яхшылап юмаганнар. Ит майлырак булган саен, аның күбеге дә күбрәк була.

Оешкан аксым сәламәтлеккә зыян китерми, ләкин кыяфәте бер дә матур булмый.

Каннан ясалган кара күбекне алып ташлау хәерле. Әлбәттә, вак сөякләр җыелган күбекне дә алып ату кирәк. Итнең каян килгәнен тәгаен генә белмәсәгез, шулпа кайнап чыкканын көтеп торыгыз, аннары өресен алып ташламыйча гына тулысынча түгегез. Итне чиста суга салып пешереп бетерегез.

Әгәр күбекне җыярга өлгермәсәгез, ул инде тыгыз кисәкләргә әверелсә, шулпаны сөзегез.

Өресе күп чыкмасын өчен, итне кайнап торган суга салырга кирәк. Күбек чыга башлаганчы, туралмаган суган салыгыз, өреләр шуңа ябышып җыелыр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр аш-су бүлмәсендә шулпа