Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кабак һәм ташкабактан рагу РЕЦЕПТЫ

Тәмле булсын!


🥔🍈Кирәк була: 200 г кабак, 200 г ташкабак, 1 кишер, 1 суган, 1 татлы борыч, 1 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы томат соусы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч, берничә ботак укроп.

🥣 Әзерләү тәртибе:
Табада тәме килми торган үсемлек маен җылытыгыз. Шакмаклап туралган суган һәм юка телемнәргә бүленгән кишерне салыгыз. 2-3 минут кыздырыгыз.

🍵Шакмаклап туралган баклажанны һәм орлыгыннан арындырып киселгән татлы борычны өстәгез. Сүрән утта 3-4 минут пешерегез.
Аннан соң кабак белән ташкабакны салып тагын 15 минут тотыгыз. Бераз су салыгыз.

🍵 Яшелчәләр пешеп чыгар алдыннан яраткан томат соусын һәм изелгән сарымсакны кушыгыз. Тәменчә тоз һәм борыч сибегез. Тагын биш минут чамасы сүрән утта тотыгыз.

🍛 Иң соңгысы итеп урталай ярылган бер тырнак сарымсак салыгыз. Әзер ризыкны яхшылап болгатыгыз. Плитәне сүндереп, тәмнәр яхшы буталсын өчен капкач астында ун минут тотыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев