Кабактан җиңел аш
Аш-су бүлмәсе

Кабактан җиңел аш

Рационда кабак, кабактан пешкән ризыклар ешрак булсын!

Кабактан җиңел аш. Суп - пюре
Кирәк була:
- кабак 300гр
- сельдерей (тамыры),корень сельдерея 150гр
- кишер 150гр
- суган 1 баш
- имбирь, 1 чәй калагы
- сарымсак, 1 тырнак
- зәйтүн мае
- яшел борыч(паприка) 1 шт
- тоз.

Эш барышы.
Кабак белән кишерне турыйбыз, өсте кабланганчы су салабыз. Имбирьне салабыз.

Тоз салырга онытмыйбыз, пешереп алабыз.

Лук, сельдерей, сарымсакны турыйбыз, кыздырып алабыз.

Пешкән кабакка кызган суган катнашмасын салабыз, блендер белән изәбез.

Яшел борыч, яраткан тәмләткечләрне, отруби салып, табынга бирәбез. Янына пешкән ит бирсәгез була.

Тәмле булсын. Рационда кабак, кабактан пешкән ризыклар ешрак булсын!
 

Гөлчәчәк Фәтхулова.

Автор фотосы.

Чыганак: https://vk.com/tatars.ashley?w=wall-118453487_12824


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев