Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кәбестәдән “ялкау запеканка” әзерлик әле!

Бу эсседә озак пешә торган итле ризыклар әзерлисегез килмәсә, тиз пешә торган торган бик тәмле һәм җиңел рецепт тәкъдим итәбез.

Моның өчен мичне кабызу да кирәк булмас. Аны плитә өстендә табада кыздырып әзерлиләр.

Кирәк булачак:
Кәбестә — 230 грамм
Суган — 60 грамм
Он — 60 грамм
Каты сыр — 60 грамм
Йомырка — 2
Үсемлек мае — 2 кашык
Акмай — 15 грамм
Тәменчә тоз.

Кәбестәне вак итеп турап, савытка салыгыз һәм кулыгыз белән баскалагыз. Шунда ук вак итеп туралган суганны һәм йомыркаларны кушыгыз, яхшылап бутагыз.

Кырыгчтан чыгарылган сыр белән онны кушып, тагын бер бутагыз.
Табада үсемлек мае бераз кызгач, кәбестәле массаны салып, өстен тигезләгез.

Өстен ябып, бик акрын утта 15 минут кыздыргач, бу "коймак"ны әйләндерегез (моны таба өстенә зур тәлинкә куеп эшләү уңайлы).
Өстен ябып, янә 15 минут кыздыргач, запеканка өстенә акмай сөртеп, плитәне сүндерегез һәм биш минут каплап тотыгыз.

Бу запеканканы каймак белән ашасагыз аеруча тәмле булыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: запеканка