Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Кара карлыганнан «Пятиминутка» кайнатмасы

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә кирәкми

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә кирәкми. Бар да стканалап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә.

Зур табакка 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз.

Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе ширбәтне кайнатабыз.

20 минуттан соң ширбәткә 15 стакан юылган кара карлыган салабыз.

Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез. Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз.

Кайнатмага тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз.

Суынгач, банкаларга тутырабыз.

Мәрьям Миңнегулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев