Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Карын итеннән төрелмә. (рулет из брюшины)

Минем очракта атның карын итеннән ясалды.


1,500 гр карын ите
2 аш к тоз
1әр ч к белән паприка, кара борыч
0.5 ч к кызыл борыч
2 баш сарымсак.

Карын итен юып, салфетка белән корыттым. Элпәле(плёнка) ягын аста калдырып, элпәсе киселмәслек итеп кисеп чыктым. Шулай ук иттөйгеч белән тапап(төеп) чыксагыз да була.
Ике ягында тоз белән ышкыдым.
Кисемнәренә, өстенә сарымсак сөрттем. Паприка, кара һәм кызыл борычны кушып болгаттым. Карын-ит өстенә сиптем, рулет итеп төреп җеп белән бәйләп пакетка тыктым һәм 24 сәгатькә суыткычка(холодильникка) куйдым.
Вакыт үткәч пакеттан алып махсус кыздыру пакетына(рукав для запекания) тыгып, башларын бәйләдем, пакетның өстен энә белән 8-10 җиреннән тишкәләп газ мичендә 3 сәгать кыздырдым.
Әзер булгач алып суытасы һәм телемнәргә кисеп табынга бирәсе.
Бу рулет салкын кабымлык буларак бирелә, ләкин теләгән кеше кайнар килеш тә куллана ала.
Тәмле булсын!
Бәрәкәтле ризыклар булсын дусларым!



Автор: Кадрия Ишмурзина.

Фото: Кадрия Ишмурзина.

Чыганак: https://vk.com/public99651353?w=wall-99651353_7900

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш су