Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Каз тозалау (рецепт)

Мае сызып беткәч, алтынсу төскә керә башлый, бу казның тәмам өлгергәнлек билгесе булып санала

3-4 килограммлы 1 казга 1 кап (бер килограммлы) тозны алып, уч белән ала-ала, эченә тутырасы. Канат асты, бот кырыйларын тиресен ачып җибәрәсе пычак белән, шул кисемнәргә дә тоз тутырасы, ышкыйсы. Казның тышкы ягын да, эчен дә яхшылап ышкырга тоз белән. Аннан чиста натураль тукымага (ак яулык мәсәлән) тоз җәеп, шунда казны яткырып, тыгызлап төрәсең. Тозны жәлләмәгез, артык тозны каз беркайчан да сеңдерми. Шушы төргән чүпрәк өстеннән пищевая бумага белән, аның өстеннән тыгыз итеп пакет белән төрәсе, биленнән бәйлисе. Шул рәвештә каз салкынча урында тора, тәүлек саен ягын әйләндереп торасы. 10 көн шулай әйләндергәләгәч, каз шушы рәвештә мартларга чаклы тора. Язга чыккач, пакет, чүпрәкләрен ачып, казны аягындагы бавыннан салкынча җиргә элеп куясы. Бу вакытта ул тиешле тозны сеңдергән була инде. Кояш мулдан карый башлагач, көндезләрен урамга чыгарып эләсе, кич алып керәсе. Эсседә мае «сызылып» эри башлый. Кояшта чакта да ягын әйләндергәләп торасы була. Мае сызып беткәч, алтынсу төскә керә башлый, бу казның тәмам өлгергәнлек билгесе булып санала. Кисәргә 1-2 көн кала салкын су белән эчен һәм тышын яхшылап юып, тагын һавада элеп тотасы була. Әнә шулай тозланган каз табынга килеп үз урынын ала!

Чыганак: https://vk.com/public212339245?w=wall14072400_8571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев