Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Казан тәкәсе рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәк була, күләмнәрен үзем бүген ничек пешердем шуны гына язам,гаиләгез ишле булса күбрәк пешерәсез.
Кайнаган салкын су ярты чокыр
1 йомырка
1 аш калагы үсемлек мае
Тоз чеметеп кенә
Он

Эчлек өчен кирәк була:
Вак эремчек(минеке үзем ясаган, куе сөттән ясалган эремчек) 1,5 стакан
2 йомырка
Тоз.

Савытка су, тоз, йомырка, маебызны салып болгатабыз да он салып камыр басабыз. Бер 15 минут ял иттерәбез, камыр үзләнсен өчен эшләнелә.
Эчлекне ясый торабыз шул арада. Эремчегебезне ваклыйбыз, тоз, йомырка салып болгатабыз.

Камырны җәеп, түгәрәкләп кисеп, эченә эремчек массасын салабыз да, бөрәбез. Тәкәләребезне тозлы кайнаган суда пешереп алабыз. Суыбызга 1 аш калагы көнбагыш мае салырга онытмыйбыз. 10 минуттан тәкәләребезне сөзеп алып, өстенә ак май сибеп табынга куябыз. Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә