Кичке табынга – кош оясы
Аш-су бүлмәсе

Кичке табынга – кош оясы

Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Кичке ашка нәрсә пешерергә дип йөрисезме? Бер рецепт тәкъдим итим әле. 🍲
Кибетләрдә кош оясы сыман токмач күргәнегез бардыр инде. Менә шул токмач һәм фарштан кичке табынга тәмле ризык пешерергә була. 

📌Кош оясы формасындагы токмачларны табага тезеп, һәрберсенең уртасына алдан әзерләнгән фарш салып чыгыгыз.
📌Аннары токмачлар яртылаш күмелерлек итеп су яки шулпа өстәгез һәм пешерергә куегыз (шулпага тоз өстәмәсәгез дә була, ә менә суда пешергәндә тоз кирәк).
📌Суы кайнап чыккач, утны киметегез. Сыеклык парга әйләнеп бетәргә тиеш.
📌Әзер булуга 5-10 минут кала өстенә сыр уып салыгыз.
📌Табынга биргәндә туралган укроп та сибәргә мөмкин. Матур да, тәмле дә булачак!

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш кичке

Нет комментариев