Кишер яфрагы белән маринадланган помидор рецепты
Аш-су бүлмәсе

Кишер яфрагы белән маринадланган помидор рецепты

Кишер яфрагы белән маринадланган помидорны беренче ашап бетерәбез. Бик тәмле була ул

3 литрлы банкага 2-3 тырнак сарымсак, 4-5 түгәрәк борыч, бер уч кишер яфрагы салып, помидорларны тутырырга. 

Кайнар су коеп 15 минут тотарга. Ул арада тозлыгын әзерли торабыз. 3 литрлы банкага 1,5 л тозлык керә. Димәк, ике банкага 3 литр тозлык әзерлисе була. 

Тозлык: 1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы кушарга. Кайнап чыккач, 3 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе өстәргә. 

Помидорның суын саркытып, тозлыкны коярга һәм тимер капкач капларга. 

Банкаларны әйләндереп төреп куярга.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев