Кляр эчендәге балык рецепты
Кляр өчен продуктларны балыкның күләменә карап чамаларга кирәк
Балыкны мин һәрвакытта да горбушаны сайлыйм, ак балык клярда бик ошап бетми, ә горбуша бик тәмле чыга.
Кляр өчен продуктларны балыкның күләменә карап чамаларга кирәк.
Минекендә: 2 йомырка, 1аш кашыгы майонез, тәменчә тоз, он. Йомырканы яхшылап чәнечке белән болгатып күпергергә, янына майонез, тоз һәм он салып кляр ясарга. Онны клярның куелыгына карап салыгыз, ул коймак камырыннан аз гына сыеграк булырга тиеш. Аннан соң ваклап туралган балык кисәкләрен клярда әвәләп, кызган майда әйләндергәләп кыздырасы. Майдан салфеткага алып, артык маен сеңдерергә онытмагыз.
Пешереп карагыз, дусларым!!! Биииик тәмле!!!
P. S. Майонезны өнәмәүче дусларым, аның урынына 1-2аш кашыгы шулпа салсагыз була, – дип яза Рәфилә Шәмсетдинова үзенең шәхси битендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев