Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Кырмыска оясы» рецепты

«Кырмыска оясы»н пешергәнегез бар идеме, Сез ничек әзерли идегез? Ялларда шушы рецептны да кулланып карагыз әле...

Камыр өчен кирәк:
✅ бер пачка  атланмай яки «Пышка» маргарины
✅ 2 аш кашыгы чамасы үсемлек мае («Олейна», «Слобода»)
✅ 4 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз
✅ ярты чәй кашыгы серкә белән сүндерелгән сода
✅ он

Болгату өчен масса:
✅ 2–3 аш кашыгы бал
✅ 1/3 пачка атланмай
✅ 2/3 банка «вареная сгущенка»

Йомшарган май яки маргаринга үсемлек мае, шикәр комы салып яхшылап болгатырга. Сүндерелгән сода өстәргә. Чама белән он салып, печенье камыры төсле итеп камыр басарга. Камырдан 4–5 сантиметр диаметрлы шарчыклар ясап, аларны он сибелгән кунага тезеп, 2 сәгатькә суыткычка куярга. Камыр бер тәүлек торса, ул тагын да тәмлерәк була.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Иттарткычтан чыгарылган камырны майлаган табага тезеп, алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичкә куярга. 15–20 минуттан пешерергә.

Болгату өчен массаны кыска дулкынлы мичтә 3 минут эретергә. Кайнар массаны яхшылап тугларга һәм вакланган җылы камыр өстенә салып болгатырга. Аннары җылы килеш тәлинкәгә кырмыска оясы сыман өяргә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә

erid: 2Vtzqv1AZW9