Кызыл чөгендер яфрагыннан голубцы
Чуен савытка суган, кишер һәм помидор турап салабыз да кыздырабыз
Башта иттарткычтан чыгарылган ит, вак итеп туралган 1 баш суган ,тоз һәм төелгән кара борыч, дөге салып эчлек ясыйбыз. Аннан соң чөгендер яфрагының сабак өлешендәге каты җирен бармак белән басып йомшартабыз да эчлекне салып, голубцыларны төрәбез.
Чуен савытка суган, кишер һәм помидор турап салабыз да кыздырабыз. Аннан әзер голубцыларны кыздырган масса өстенә тезәбез һәм кайнаган су салабыз. Су салганнан соң бераз тоз сибеп, пешереп алабыз. Тәмле булсын!
Автор: Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев