Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кызыл миләш, кара миләш...

Миләшләр өлгергән вакыт. Аның кызылы да, карасы да бик файдалы. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була. Әйдәгез, өйрәнәбез!

Кызыл миләштән куас эшләү өчен безгә кирәк булачак:
бер килограмм миләш, ярты килограмм шикәр, ун грамм чүпрә, дүрт литр су.

Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып, изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.

Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Куасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм сакланырга салкын урынга куегыз.

Тирләп-пешеп мунча кереп чыкканнан соң мондый куасны эчеп җибәрү — үзе бер җан-тән рәхәте!

Кара миләштән пирог әзерләү өчен кирәк булачак:
бер стакан кефир, өч йомырка, бер стакан шикәр, 400 грамм кара миләш, ике стакан он, ярты калак сода.

erid: 2VtzqwTSgT9

Йомырканы шикәр белән күпертеп, кефир кушыгыз. Хәзер сода, он һәм җимешләрне салыгыз. Яхшы итеп бутагач, майланган табада 175 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут пешерергә кирәк.
Тәмле булсын!

Ә сез миләштән ниләр әзерлисез, дуслар?

Фото: postila.ru

Автор:Ләйсән Якупова

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-10-07/kyzyl-mil-sh-kara-mil-sh-2981031

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш су

erid: 2VtzqwTSgT9