Лилия Әскаровадан баклажаннан рулетлар рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан баклажаннан рулетлар рецепты

Рулетны кабачки белән дә ясарга була

Баклажанны катламнарга турыйбыз. Тозлы суда әчесе чыксын өчен 5 минутка калдырабыз. Салфеткада корытабыз. Аерым савытка йомырка сытабыз, тоз салып йомырканы туглыйбыз.

Икенче тарелкага сухари панировачные салабыз. Баклажанны алабыз, йомыркага ике ягын да манчып алабыз да бер ягын сухарига тыгып алабыз. Сухарилы ягын өстә калдырып пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез. 180 гр духовкада 15 мин пешереп алабыз.

Сухари булмаган ягына эчлек салып, рулетлар ясыйбыз. Эчлек өчен мин творожный сыр, майонез чикләвек кулландым. Помидор, салат яфрагы да өстәргә була.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев