Лилия Әскаровадан бәрәңге пәрәмәче (шәңгә) рецепты
Яхшылап тугланган йомырканы бәрәңге боламыгы өстенә сылыйбыз
Камыр: 1 бокалның (300 гр) яртысына су, яртысына сөт салырга, 4-5 аш калагы сыек май, 2 кашык майонез, 1 аш кашыгы песок, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы чүпрә, он чама белән.
Камыр йомшак булсын. Бераз кабартырга һәм шәңгә ясый башларга.
Камыр кабарган арада бәрәңге боламыгы ясарга. Аны кайнаган сөт, акмай салып, пюре ясарга. Кабарган камырны кул белән алып табага салабыз. Табага салынган камырны кул белән генә җәябез. Өстенә бәрәңге боламыгы ягабыз.
Яхшылап тугланган йомырканы бәрәңге боламыгы өстенә сылыйбыз. Уртача кызулыктагы мичтә пешерәбез. Шәңгә алтынсу төскә кереп, кабарып пешә. Пешкәч, акмай белән майлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев