Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан иван-чәй әзерләү тәртибе

Иван чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабрец, мелисса, бөтнек кушып эчәргә мөмкин

Чәй әзерләүне берничә этапка бүлергә була.

1этап – яфраклар җыю. Яфракларны июнь ахырыннан августка кадәр (чәчәкләр йон очырганчы) җыярга була. Һава торышы коры булганда,чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк.

2 этап – яфракларны шиңдерү. Алып кайткан чиста яфракларны җилсез, кояш төшми торган урынга, тукыма өстенә юка гына итеп җәеп салып, 12 сәгатькә якын тотарга. Яфраклар шиңеп китәләр, яңа җыйган шикелле, кыштырдап тормыйлар.

3 этап – ферментация (әчетү)- яфракның структурасын җимерү. Аны берничә юл белән эшләргә була.

  • А). Яфракларны иттарткыч аша чыгарып (эре тишекле), ферментация үткәрсәң, ахырда бөртекле (гранулированный) чәй хасил була.
  • Б). Яфракларны изү. Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15-20 минут чамасы изәргә кирәк.

Нәтиҗәдә яфракларның структурасы бозыла, сок бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй (крупнолистовой) ясала. Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пыяла савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 2 тәүлек әчү процессы (ферментация) бара.

4 этап – киптерү. Ферментация үткән массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә , яки сушилкада киптерергә була. Әзер продукцияне кәгазь пакет, коробка, пыяла, калай банкаларда караңгы урында саклыйлар. Озаграк торган саен чәйнең тәме тагы да яхшыра бара. Бу чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабрец, мелисса, бөтнек кушып эчәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә