Лилия Әскаровадан корт ясау рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан корт ясау рецепты

Корт ясау озак процесс, 5-6 сәгатькә сузылырга мөмкин

6 литр сөтне калын төпле кәстрүлгә салырга һәм кайнатырга утыртырга. Ул кайнаган арада бер савытка кефир 1 пакет салырга, 2 йомырка сытарга, 3 аш кашыгы уксус салып болгатырга.

Сөт кайнап чыгар алдыннан шушы катнашманы кушабыз. Эремчек аерылырга тиеш шул арада. Болгата-болгата эремчек төшерәбез.

Шуннан әкрен утта кызарганчы кайный. Озак процесс. Сүндерер алдыннан чамалап шикәр комы кушабыз.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев