Лилия Әскаровадан лимон пирогы
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан лимон пирогы

Әзер пирогны газ мичендә өсте кызарганчы пешерәбез

250 грамм йомшарган атланмайны 4 стакан он белән уабыз. Шуңа 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан сөттә җебетелгән чүпрә, әзрәк тоз салып камыр басабыз. 8 кисәккә бүлеп җәябез.

Таба төбенә җәя торган беренче катлам зуррак була. Аннан эчлек-камыр-эчлек салып 4 катлы итеп ясыйбыз. Әлеге продуктлардан 2 пирог чыга.

Эчлек: 3 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 стакан шикәр комы белән болгатабыз.

Әзер пирогны газ мичендә өсте кызарганчы пешерәбез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев