Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан ташкабактан кетчуп рецепты

Кетчуп әзер булгач, стерильләштерелгән банкаларга салабыз

Кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг. чистартылган ташкабак (кабачки) , 500 гр. суган, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм шикәр комы, 2-3 кәнәфер һәм лавр яфрагы, 100 гр серкә, 1 чәй кашыгы кызыл яки кара борыч, 500 гр. томат пастасы.

Тирән кәстрүлгә 1,5 кг. ташкабакны шакмаклап, 500 гр суганны ярымбоҗралап турап салабыз. Өстенә 2 аш кашыгы тоз һәм 200 грамм шикәр комы өстибез. Берничә минуттан яшелчәләр салынган кәстрүлгә 2-3 канәфер һәм лавр яфрагы өстәп утка куябыз һәм якынча ярты сәгать пешерәбез. 

Уттан алгач, барлык тәмләткечләрне алабыз, вак итеп турап 1 баш сарымсак та өстәргә була. Боларның барысын да блендер аша үткәрәбез. Аннары 100 грамм 9 % серкә, 1 чәй кашыгы кызыл яки кара борыч һәм 500 грамм томат пастасы салып, 10 минутка утка куеп алабыз да, стерильләштерелгән банкаларга салабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев