Мәрьям Миңнегуловадан кабартма рецепты
Камырнеы җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз
1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чәй кашыгы чүпрә, 2 чәй кашыгы шикәр комы, болгатып күпертергә куябыз.
Камыр басасы савытыбызга салабыз 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы тоз,125 гр ак май, ванилин, күпертелгән чүпрәне, он салып камыр басабыз, камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш.
Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз.
Камыр кабаргач, камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп, стакан белән кисәбез(форма).
Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып, бер 15-20 минут кабартабыз(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш)
Майда пешерәбез.
Суынгач уртасына шприц белән повидло(варенье) тыгабыз, кемдә шприц юк, урталай бүлеп ягарга мөмкин! Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев