Мәрьям Миңнегуловадан пирожный рецепты
Аш-су бүлмәсе

Мәрьям Миңнегуловадан пирожный рецепты

Пирожный кырыйларын кискәндә калган камыр валчыкларын уаладым

Кирәк булачак: 
6 йомырка
1 стакан песок
Ванилин
3 аш калагы майонез
1 чәй калагы разрыхлитель
1 он.
Крем өчен: 
250 гр каймак
Ярты стаканнан әзрәк песок

Йомыркаларны песок белән күперттем (миксер белән, агарганчы) ванилин, майонез салдым, онга разрыхлитель салып ипләп кенә калак белән болгаттым.

Олы гына табага пергамент кәгазе җэеп массаны салып пешереп алдым. Суыттым.

Стакан белән түгәрәк формалар кистем дә крем ягып пирожныйлар ясадым. Крем сметана белән песок кына. Пирожный кырыйларын кискәндә калган камыр валчыкларын уаладым.


Нет комментариев