Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Нөнәгәрдән Зөлфидә Тлякова өйрәткәнчә балан бәлеше

Бәлкем, берәрегез пешереп куяр

Мин балан бәлешен төрлечә пешерәм, әче камырдан да, песочный камыр белән дә. Бәлкем, берәрегез пешереп куяр.
Эчлекне күп итеп ясап куям, бу ясаган эчлек уртача табалы биш балан бәлешенә җитә. Сезгә төрлечә пешерә торган балан эчлекләре язып үтәм.

Эчлеккә : 1. Бер литр суга ярты литр юып чистартылган баланны салып акрын утта кайнатам, сытып та җибәрәм баланны, су кайнап чыккач, аңа 1,5 стакан ярым песок салам, кайный, болгатып торам, квас оны куша — куша болгата барам, эчлек куе манный кебек булгач, сүндерәм, суынгач әле ул тагын куера.

2.Төше белән яратмаучылар өчен, суда баланны кайнаткач, аны сөзеп, сөзгеч аша чыгарырга кирәк һәм шул чыгарган массаны кайнаган суына кушып, нәкъ өстә өйрәткәнчә эшлим мин үзем.

3. Баланны югач корытабыз, камыр җәйгән таба өстенә шул юган баланнарны салабыз, бик куе итеп тә түгел, чама белән, өстенә песок, он сибәбез. Бу пешергән балан бәлешенең үз тәме кала, бигрәк тәмле була. 

Камыр песочный : Бүлмә температурасындагы бер яхшы сортлы 250 гр.лы маргаринга он салабыз, күпме сорый, аннан крошка ясап уабыз, онны үлчәгәнем юк, тагын шуңа бер стакан песок салам, минем стаканнар 200 гр лы, 1 шт. йомырка, 0,5 ч л сода.
2 аш кашыгы сметан, кечкенә чокыр белән җылымса бер чокыр сөт, камыр көпшәкләндергеч бер чәй калагы, бер ярты чәй калагы сода, бер чеметем генә чи чүпрә салып, шуларны кушып камырны җәябез . Кулга ябышмый торган йомшак камыр килеп чыга. 

Пакетка салып тотам әз генә, ул арада духовка мичен кабызып җибәрәм.

Бу ясаган камырдан ике катлы ике пирог чыга минем. Эчлеккә төрле әйбер салырга мөмкин. 
Камырны табага җәям, ясаган эчлекне салам, бераз тагы песок сибеп җибәрәм ясаган балан эчлегенә, гадәт буенча, тагын юка итеп җәем җәеп салам ансына балан салмыйча , җиләк джемнары да салам кайвакыт. Өске җәемне җәеп бер — берсе белән тоташтырам. 

Өстенә сибәр өчен крошка әзерлим: бер аш калагы сыек май , бер аш калагы песок салам, аларга он салып крошка ясыйм. Монысын бәлеш, пироглар өстенә сибәм. Болай эшләгәнне балаларым, оныкларым ярата. 

Әзер балан бәлешен газ миченә тыгам.
Үзегезнең газ мичегезгә карап кызарганчы пешерәсез. 
Исләре өйгә тарала, шулкадәр тәмле булып.
Тәмле булсын, дусларым !
Мин шулай пешерәм, кем ничек пешерә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балан бәлеше