Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Өйдә ясалган зефир

Бу бик аз калорияле десерт

100 граммга бары тик 80 кккал гына туры килә. Аны ясавы да җиңел һәм ул сезнең фигурагызга зыян салмаячак.

 Кирәк булачак: 1 л кефир, ¾ стакан майлы булмаган каймак, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы желатин, ½ пакет ванильле шикәр.

 Беренче эш итеп желатинны 30-40 минут җылы суда җебетегез. Аннан соң акрын гына утка куеп, бутап торып, кайнатып чыгарыгыз. Кайнау кергәч уттан алып, бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк.

 Кефир, каймак һәм ванильле шикәрне бергә кушып, миксер белән 5-6 минут болгатабыз. Шул катнашмага аз-азлап кына желатинны кушабыз һәм 4-5 минут тагын миксер белән бутыйбыз.

 Килеп чыккан массаны формаларга салып, 3-6 сәгатькә суыткычка куябыз. Десерт әзер булгач аны порцияләргә бүлергә. Пычак урынына печенье өчен кулланыла торган формаларны кулланырга була.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9