"Оливье" салаты күпме саклана?
Аш-су бүлмәсе

"Оливье" салаты күпме саклана?

Яңа ел табынына куярга күнеккән бу салатның саклау вакыты күпме икәнлекне белә идегезме?

Майонез белән буталган салат суыткычта 12 сәгатькә кадәр саклана. Ә менә бүлмә температурасында — нибары 6 сәгать.

Салатка туралган ингридиентларны майоназ салмыйча сакласаң, аның сезнең сәламәтлегегезгә зыянлы булмавына ышаныч арта.

Әгәр дә бүлмә температурасы +2 °C тан +6 °C ка кадәр булса, салат 18 сәгать дәвамында бозылмыйча сакланачак, дип яза Кызыл таң.

Фото: russianfood.com
Автор:Зөһрә Исламова


оливье аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев