Рафилә Шәмсетдиновадан эремчекле запеканка
Аш-су бүлмәсе

Рафилә Шәмсетдиновадан эремчекле запеканка

Табага панировка өчен сухари да сибергә була

Кирәк: 1кило эремчек, 3 йомырка, 6 а.к. шикәр комы, 0,5 ч.к. тоз, 2 а.к. каймак (сметана 20%), 1кап (10г.) ваниль шикәре, 2тулы уч манный ярмасы, 1ч.к. җитен орлыгы (семена льна). Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төябез, төерләре калмаса тәмлерәк, йомшаграк, блендердан чыгарырга да була.

Аннары калган ингридиентларны салып яхшылап болгатабыз да, майланган табага салып (бу рецепттан зуууур бер таба чыга, табагыз кечерәк булса, запеканка биегрәк булачак) 180 градуслы мичтә 30 минут пешерәбез.

 


Нет комментариев