Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Рафилә Шәмсетдиновадан итле запеканка

Запеканка 180 градуслы газ мичендә якынча 30-40 минут пешә. Табынга яшеллек белән бирелә!

Итле запеканка өчен кирәк була:

 500 г. иттарткычтан чыгарылган ит, 1кило чамасы бәрәңге, 3 зур баш суган, 200 г. шампиньон гөмбәсе (аны салмасаң да була), 1йомырка, сыр. 

Әзерләү тәртибе: Бәрәңгене әрчеп, тозлы суда пешереп алабыз һәм үз суында төябез, бик сыек булмасын. Суганның ваклап турыйбыз яртысын ит белән кыздырып алабыз, ә калган яртысын туралган гөмбә белән кыздырып алабыз. Гөмбәле суганны бәрәңгегә кушып болгатабыз.

Запеканканы «җыя» башлыйбыз. Аска — бәрәңгенең яртысын тыгызлабрак, аннан итне, аннары тагын бәрәңге җәябез. Араларына үзегез теләгәнчә тоз сибәргә дә онытмагыз. Запеканканың өстенә яхшылап тугланган йомырка сыларга һәм сыр уарга, сырның күләме үзегез теләгәнчә, күбрәк булса, әлбәттә тәмлерәк инде. 

180 градуслы газ мичендә якынча 30-40 минут пешә. Табынга яшеллек белән бирелә! Тәмле булсын, дусларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә