Рафилә Шәмсетдиновадан «Кызыл бәрхет» торты рецепты
Крем өчен крем-чиз файдаландым.
Киәк булачак: 340 грамм он (электрон үлчәү булса әйбәт), 300 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы какао, 1/4 чәй кашыгы чәй содасы, 2 чәй кашыгы көпшәкләндергечне салып болгатабыз.
Аннан 3 йомырка, 300 грамм иссез сыек май (симәнке мае), 280 грамм куе кефир (мин балалар кефиры салдым, ул майлы кефир, кефир урынына 33%лы каймак салсаң да була 130 грамм) салып, шушы массаны миксер белән болгатабыз. Аннары 1,5 чәй кашыгы кызыл ризык буявы саласы. Шулай итеп камыр әзер, мин аны 24 сантиметр диаметрлы 2 табага бүлеп пешердем. Бисквитның уртасы кабарыб-рак пешә, ул тигезсез җирне кисеп, тортны бизәүдә кулланабыз.
Крем өчен крем-чиз файдаландым. 600 грамм Креметте сыры, 150 грамм сыер мае, 150 грамм шикәр пудрасы кирәк булачак. Бүлмә температурасында йомшарган майны шикәр пудрасы белән миксерда 5-6минут чамасы күпертәсе, янына әз-әзләп сыр өстәп, бер массага китерәсе. Тортны кем ничек тели, шулай җыя ала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев