Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Рафиләдән сыр рецепты

Эремчекләнгән массаны ике кат марля һәм дуршлаг аша сыгабыз

Сырны ясау өчен сөт, каймак (сметана), йомырка һәм тоз гына кирәк булачак!

1литр сөтне плитага кайнатырга куябыз, шул арада ярты литр кибет сметанын (15-20%) 2йомырка сытып, тәменчә тоз өстәп болгатабыз. Шулай ук, үзегез яраткан тәмләткечләр дә өстәргә була. Сөт күпереп менә башлауга, каймаклы массаны шуңа агызабыз һәм кайнап чыккач, сүрән генә утта тагын 7-8 мин. тотабыз. Болгаткалап торабыз. Эремчекләнгән массаны ике кат марля һәм дуршлаг аша сыгабыз. Шуннан соң, марлядагы массаны кысып, йомрырак итеп формалаштырып, тыгызлап шул марля белән төрәбез һәм өстенә пресс куябыз (авыр әйбер). 3-4 сәгатьтән әзер була.

Тәмле булсын, дуслар! 

Рафилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сыр ясау