Бу рецепттан барлыгы 5 литр рассольник чыга
Иң элек 2 кг кыярны кубиклап турарга, 2,5 аш кашыгы тоз салып болгатырга, 2 сәгатькә суы чыгарга калдырырга (болгаткалап торырга).
Аннан соң 1 кг кишер (тёрка аша — кыздырырга (0,5 стакан сыек май), 1 кг суган (турарга) — кыздырырга (0,5 стакан сыек май), 300 гр перловка — 20 минут бүрттерергә, салкын суда юарга, 5 аш кашыгы шикәр комы, 250 гр томат пастасы салып барысын бергә 30 минут тушить итәргә. Сүндерергә 10 минут кала 100 гр уксус салып болгатырга.
Барлыгы 5 литр рассольник чыга.
Нет комментариев