Бүргерны 180 градуслы духовкада якынча 30 минут пешерәбез
Кирәк булачак:
- Катламлы чүпрәле камыр (слоеное дрожжевое тесто)
- фарш
- суган
- тоз, борыч
- бургер өчен соус
- тозлы кыяр
- помидор
- плавленный сыр
- йомырка
- кунжут
Фаршны суган, тоз, борыч салып кыздырабыз. Катлы камырны җәябез һәм шакмакларга кисәбез. Һәр квадратка иң элек кыздырган фарш, өстенә бургер өчен соус, тозлы кыяр, помидор, плавленный сыр салабыз. Аннан соң бургерны ябып, бөккән ягы белән табаларга тезәбез. Бургерның өстен йомырка белән майлап, өстенә кунжут сибәбез.
180 градуслы духовкада якынча 30 минут пешерәбез. Тәмле булсын!
Нет комментариев