"Шарлотка" пешерәбезме?
Аш-су бүлмәсе

"Шарлотка" пешерәбезме?

Алмадан "Шарлотка" пирогы нибары 5 ингредиенттан пешерелә. Шарлотка - авызда эреп торган гади һәм тәмле алма пирогы. Аны әзерләү дә бик җиңел.

Пирогны пешерү өчен түбәндәгеләр кирәк булачак:

алма (әчкелтем булса, яхшырак) - 500-600 грамм;

шикәр - 160 грамм;

он - 160 грамм;

йомырка - 4 данә;

бераз тоз;

калак очында гына камыр кабарткыч.

Камырны блендер ярдәмендә болгатсаң, тагын да яхшырак. Әзер камырны мичтә 30-35 минут пешерергә кирәк.

Фото: cookpad.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: Кызыл Таң

 


аш-су бүлмәсендә тәмле ризык шарлотка

Нет комментариев