Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сметанник рецепты

Тәмле булсын!

КАМЫРЫ:

100 гр йомшарган сыер мае,
 100 мл җылымса су,
 1 а. к. чүпрә,
 1 а. к. песок,
 1 б. к. тоз,
 1 йомырка,
 кирәгенчә он.

Чүпрәне суда җебетеп алырга. Һәм калган әйберләрне кушып камыр басарга. Камырны 30 минут ял иттерергә. Табаның астын майларга. Камырны җәеп табага салырга, кырыйлары күтәрелеп кала.

ЭЧЛЕГЕ:

450 гр каймак,
 3 йомырка,
 100 гр песок,
 1 п. ванилин.

Барысын бергә миксер белән болгатып алырга һәм табага җәелгән камыр өстенә агызырга. Таба кырыеннан күтәрелеп калган камырны әкрен генә пычак ярдәмендә кисә барам, берсе басып кала икенчесен яткызам.

erid: 2Vtzqv1AZW9

180 гр җылынган духовкада пешерәм. Пешеп чыккач тактага алып куям. Бераз суынгач киссәгез әйбәтрәк.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә

erid: 2Vtzqv1AZW9