Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

?Татарча окрошка ясау ысулы

Җәйге эсседә кайнар ашка бик тартылмый күңел.

Нәкъ менә шундый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә! Ә аны татарча да ясап була. Рецепты болайрак.

Кирәк булачак (1 порция өчен): 300-350 г куас, 80-100 г пешкән ит, 50 г яшел суган, 50 г кыяр, 1 йомырка, 100 г катык, әз генә горчица, тоз һәм шикәр комы.

Эш барышы. Пешкән йомырка сарысын угыч аша уабыз да бераз гына горчица һәм шикәр комы кушып болгатабыз. Шуны куаска (өйдә әзерләнгән булса – тагын да яхшырак) салып, суыткычка куябыз.

Яшел суганны – ваклап, пешкән итне, кыяр, йомырка агын – токмачлап турыйбыз. Барысын бергә куаска салып болгатабыз һәм яңадан 30 минутка суыткычка озатабыз. Окрошканы тәлинкәләргә бүлеп, укроп сибәбез, катык белән табынга бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә окрошка