Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Тун» астында пешерелгән тавык ите

Бик тәмле килеп чыга.

Бу рецепт өчен 350 грамм тавык ите, 3 бәрәңге, 2 суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 чеметем тоз, 1 чеметем хмели-сунели тәмләткече, 250 грамм сыр, 1 чеметем кара борыч, 1 тырнак сарымсак, 300 мл сөт өсте кирәк була.

Тавык итен кечкенә кисәкләр белән турагыз. Табаны майлап, тавык итен шунда салыгыз, хмели-сунели һәм борыч сибегез. Суганны ярымбоҗралап турап, ит өстенә салыгыз. Бәрәңгене юка телемнәр белән турагыз һәм суган өстенә тезегез. Сырны уып, яртысын сөт өсте белән болгатыгыз. Әлеге катнашмага тәмләткечләр, тоз һәм вакланган сарымсакны кушыгыз.

Әлеге кушылма белән бәрәңгенең беренче катына әлеге катнашманың бер өлешен агызыгыз һәм икенче катын салыгыз.

Бәрәңге өстенә катнашманың икенче өлешен агызыгыз һәм уылган сырның калганын сибегез. Духовканы 200 градускка кадәр кыздырып, бәрәңгене 35 минут пешерегез.

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_72262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш су