Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Тузганак балы

Тузганак балын бик күпләр ярата. Әзерләве дә артык кыен түгел.

Бал әзерләр өчен кирәкле әйберләр: 400 данә  чәчәк, 750 мл. су, 1 кг. шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы.

Чәчәкне суга салып,  кайнатып чыккач 15 минут кайнатабыз. Аннан сетка аша сөзәбез, шуңа шикәр комы һәм лимон кислотасы кушып, 30-45 минут кайнатабыз. Тәмле булсын!

Тузганак — гомумән бик файдалы үсемлек, ул тимер, фосфор, калий, инулин, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Тузганакның файдасы шунда, аның согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Үсемлек шикәр диабеты, үт куыгы һәм бавыр, авитаминоз, анемия һ.б. авыруларына каршы көрәштә ярдәм итә, язын һәм пигмент тапларыннан арындыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тузганак балы