Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Учакта пешкән пылау рецепты (+фото)

Кирәк булачак: берәр кг дөге (“Янтарь” парда пешекләнгән озынча дөге алам), сыер ите, суган, кишер, 1,2 л чамасы су, 1 баш сарымсак, тоз, пылау тәмләткече. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Казанга үсемлек мае салып, кызганын көтәргә. Итне турап, алтынсу элпә хасил булганчы кыздырырга. Суганны турап салып, ул көрән төскә кергәнче бергә кыздырырга.
Кишерне озынча итеп турап салырга, 5 минут кыздырырга. Тәменчә тоз, тәмләткеч кушарга. Су өстәргә. Сарымсак салып, су кайнап чыкканчы кайнатырга. Ит катырак булса, озаграк пешерергә.
Яхшылап юылган дөгене салырга. Су дөгедән 0,5 см чыгып торырга тиеш. Әгәр җитәрлек булмаса, кайнар су өстәргә. Суы парга әйләнеп беткәнче көчле утта пешерергә, аннан дөгене тау итеп өяргә. Өстенә тәлинкә, аннан капкачны капларга. Учакта утны киметергә. Шулай 40-50 минут тотарга, аннан болгатырга. Пылау әзер. Тәмле булсын!

Гөлнара ГАБДУЛЛИНА

erid: 2Vtzqwgny8L

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9