Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Умачлы ашы пешерү ысулы

Айгөл Таҗиева рецепты

Кирәк булачак: шулпа пешерү өчен сөякле ит, бәрәңге, кишер, бер йомырка, бераз тоз, он һәм яшел тәмләткеч.

Гадәттәгечә шулпа кайнатабыз. Аннан соң умач ясыйбыз. Моның өчен тәлинкәгә бер йомырка сытабыз, бераз тоз сибеп, чәнечке белән болгатабыз. Он салабыз. Он күп булырга тиеш. Аннары аны кул белән уып, валчыклар ясыйбыз. Умачны иләк аша үткәреп, артык онын коеп төшерәбез.

Шулпага бәрәңге, кишер өстибез. Пешеп чыккач, умачны салабыз. Болгатабыз һәм кайнап чыккач, сүндереп куябыз.

Чыганак: "Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев